Коръән-е Кәрим Хәтем Программасы Коръәнне 30 җүз һәм һәр җүзне дүртәр хизбкә бүлгән рәвештә корылган. Системада башланган хәтем булса экранда алына алырлык хәтемнәр күренәчәк. Хәтем алу өчен эченә хизб исеме һәм "ал" язылган кишер-сары төстәге төймәгә басуыгыз сорала. Укылган хизбне белгертү өчен эченә "укыдым" язылган яшел төймәгә басу сорала.Соры төстәге билгеләр башкаларның алган яисә укылган хизбләрен аңлата.
Һәр хизбнең башлану һәм бетү җирләрен хизб юлының азагындагы лампа сурәтендә көтеп я дә аңа басып өйрәнеп була. Һәр кеше дә алган җүзләрен укып чыкканнан соң сезнең e-mail адресыгызга тәмамланган хәтем турында хәбәр киләчәк.
Коръән хәтемендә алынмый калган яисә алынып та белгертелгән хәлдә укыла алмаган җүз яисә хизбләр Коръән-е Кәрим бүлекләре сакланучы урынга атып барылачак.
|